Читать книгу Йөзек кашы / Перстень онлайн | страница 9
Госманнан, тагын берничә ярканаттан җиңел генә узып китсәм дә, кашка байталдан узу ансат булмады. Ул сөлек төсле сузылган, ничектер агып бара. Өстендәге малае да боҗыр күк. Кадакланган шикелле утырган да, кулларын як-якка болгаштырып, очып кына килә. Атны борчымый, телен белгән төсле, әллә нидә бер кычкырып кына җибәрә.
Сөлгегә килеп җитәргә ярты чакрым чамасы җир калганда, без икебез дә бер тигезлектә бара идек. Мәйдандагы халыкның умарта корты төсле гөжләве ишетелә башлады. Кемдер ярсулы тавыш белән: «Каула, Айдар!» – дип кычкырып җибәрде. Кауларга кирәк икәнен мин үзем дә бик яхшы белә идем, шулай да ул ярсулы тавыш ярап куйды, тартып алган төсле булды ул. Мин тешләремне кысып селтәнеп җибәрдем, нидер аугандай булды, боҗыр күк малай артка шуды, сөлгегә ярты җир буе калды дигәндә, минем атым кашка байталның алдына сикереп чыкты. Күзләремә яшь килде – үзем өчен түгел, кашка байтал өчен.
Мине ат өстеннән кочаклап алдылар, ә атның муенына бик озын сөлге эленде. Кайсысыныкы булгандыр, әйбәт сөлге иде ул. Әле хәзер дә, авылны, балачакны искә төшергән минутларда, бүтәннәр белән бергә күз алдымда һаман шул кызыл башлы озын сөлге җилфердәп тора кебек…
Әйтерсең лә әллә ни эшләгән, мине рәхмәт белән коендыралар гына. Аннары коры рәхмәттән юеш әче балга күчәбез. Атның хуҗасы – Исмәгыйль абзый дигән кеше – кайдадыр күргәнем дә бар күк үзен. Аема-ваема куймыйча, мине үзләренә кунакка алып килде. Бай гына кешеләр икән, өйләре калай түбәле, капкалары буяулы, идәннәре дә буяулы, – мин элек басарга да кыймый торган идем дә, бераз кунак булганнан соң биеп тә җибәргәнмен тагын.
Исмәгыйль абзый үзе гаҗәп дәртле кеше икән, мине җырлый-җырлый эчерә. Ул җырлаганда, мин аның авызына карап утырам. Иреннәре әллә ничек, миңа таныш төслерәк селкенә, кайда гына күрдем соң мин бу кешене? Хәтерләп карыйм – юк, берни дә искә төшми. Барысы да юылган. Мамалай балын эчкәнем юк иде, шулай икән шул, барысын да юып төшерә икән.
Ашагач-эчкәч, мин инде кайтып китмәкче булып ишеккә карый башладым. Кунак булу рәхәтен рәхәт тә, шулай да ишек дигән нәрсә бар бит дөньяда. Кергән ишектән вакытында чыгып китә белергә дә кирәк.