Читать книгу Йөзек кашы / Перстень онлайн | страница 67
– Мин сиңа ябышып чыгарга дип килдем, Барый. Аласыңмы мине?
– Тукта әле, чү… Менә монда сәкегә килеп утыр, – дип мыгырданды берьюлы тәмам аптырап калган Барый. Аның кинәт зиһене чуалды, нәрсә әйтергә дә, бу эшне нәрсәгә юрарга да белми иде бичара Барый.
– Утырып кына торырга дип килмәдем, – диде Гыйльмениса, сүзне шундук өзеп, – чиләк-көянтәләремне су буенда калдырып килдем, мине хәзер эзли чыгачаклар. Мине хатынлыкка алырга риза икәнсең, сузма вакытны, әйдә, су буйлатып, җәяүләп кенә Челәнле күл авылына барып никах укытыйк. Никах өчен түләргә миндә бар. Курыкма, Әлмөхәммәт бай кызы мин.
– Әлмөхәммәт бай кызы булганга әйтәм дә, Гыйльмениса… Мине бит беләсең, баш өстемдә – күк, аяк астымда җир генә.
– Шулары булып торсын, югалмабыз. Бергә эшләрбез, туры килә икән, бергә ач торырбыз. Тик син мине киредән ул якка кума. Җепләрне өзеп килдем мин ул як белән…
Дөньяны вак-вак кына атлап үткән кыз иде Гыйльмениса, бай кызы дигән яңгыраулы исеме бар иде, затлы кием-салымы бар иде, ә шулар өстенә, шуларның барысы өстенә тагын кеше белеп җиткермәгән давыллы характеры да булган икән. Булган бөтен байлыгын калдырды да авылның иң фәкыйрь егетенә, бернинди шарт куймыйча, беркемнән рөхсәт сорамыйча, тотты да кияүгә чыкты.
Ни белән бетәр моның азагы? Ни белән генә бетмәсен, Гыйльменисаның күңелендә хәзер тик бер генә акыл: үзе егылган еламас!
IV
Ләкин тормыш дигәнең бик үҗәт хайван бит ул, аның йоны уңаеннан гына сыпырып торсаң да, ул әле сиңа син бөтенләй көтмәгәндә арты белән әйләнеп, кушаяклап бер тибеп куя. Ә Гыйльменисаны күрә башладык, ул яшьләй үк тормышны йон уңаеннан гына сыпырып торырга теләмәде. «Үзе егылган еламас», – дип, бик кистереп әйтсә дә, елаган чаклары булгалады Гыйльменисаның. Хәтта шундый минутлары булды: күңеле елый, ә күзеннән яшь чыкмый иде. Әлбәттә, Галимбәк Барыеның кыйшык өеннән, Камәр атлы бөкре сеңлесеннән бүтән байлыгы булмаганны белеп чыкты ул – мәсьәлә анда түгел. Мәсьәлә шунда: башта бөтен авыл ничектер сәерсенеп, дөньяда булмаган бер эш итеп карады моңа. Үзен авыл тоткасы дип йөргән Әлмөхәммәт байның кызы, бердәнбер кызы, күз алмасы кебек үстергәннәре, авылның иң өтелгән бер гидаена – Галимбәк хәерченең кешедә батраклыкта йөрүче Барыена ябышып чыксын, имеш. Кызның ата-аналары бу эшне кабул итмәделәр дә итмәделәр, ләкин шул ук вакытта, нинди байлык һәм абруй иясе булмасыннар, кулдан тәгәрәп киткән йомгакны кире тартып алырга да соң иде инде: укыласы никах укылган, кыз белән егетнең ризалыгы бар, эш законлаштырылган. Бәддога кылырга, карганырга, бусагадан атлатып кертмәскә, әйберләрен бирмәскә мөмкин, әмма кулдан тәгәрәп киткән йомгакны, очын бөтенләй чуалтып та, чуалтмыйча да, киредән кулга тартып алырга мөмкин түгел иде. Авыл кешеләренең, күрше-күләннең сәерсенеп каравы, әти-әниләренең кеше артыннан ишеттергән каһәрләре Гыйльменисаны какшатмады гына түгел, киресенчә, бу кыйшайган өйгә тагын да ныграк беркетә төште: «Әле мин менә сезгә күрсәтермен, әгәр бер-беребезне ошатышсак, торырга тиешбез Барый белән! Барый кемнән ким? Бүтәннәр кебек үк ике аяклы, ике куллы кеше. Торырга тиешбез Барый белән».