Читать книгу Йөзек кашы / Перстень онлайн | страница 60
Сораштыра торгач, тагын шуны да белдем. Гыйльмениса түтинең җиде баласыннан өчесе үзләре килгән, дүртесе, төрле сәбәпләр белән үзләре килә алмаганлыктан, бүләген-бүктәрен күтәртеп, җиткән кызларын, буй үстереп килүче малайларын җибәргәннәр, бу соңгылары өчен беркатлы карчык аеруча куангандай күренә иде. Баламның баласы – балдан татлы анасы, дип көйли-көйли, берсе артыннан икенчесен алдына алып сөяргә дә сөяргә иде дә бит, икенче буын тармаклары булып киткән һәм үзләрен инде бик үскәнгә санаган яшьләр соң синең кытыршы куллы әбиең алдына кереп утыралармы?
Кичтән клубта булган ыгы-зыгыдан болай да башы әйләнеп кайткан Гыйльмениса түтинең моңа хәтле ялгызы гына яшәгән кечкенә өендә иртәгесен олылы-кечеле берьюлы җиде-сигез кеше кайнаша башлагач, шуның янына тагын күршеләре дә керә-чыга йөреп, кайсы хәл белә, кайсысы чит-ят җирдән кайткан кунаклар белән кызыксынып, шау-гөр килергә тотынгач, бөтенләй зиһене таралган. Әле чәй куеп җибәрмәкче булып, самавыр колагына барып ябыша, әле урта бер җирдә самавырын онытып калдырып, кергән күршеләренә юбилей бүләкләрен күрсәтергә тотына иде.
Шул ыгы-зыгы арасына бик кирәкле кишер яфрагы – мин дә килеп кердем. Нишләмәк кирәк, ачып кергән ишектән шундук борылып чыгып китү дә мөмкин түгел иде. Шулай да мин Гыйльмениса түтинең юбилей ыгы-зыгысыннан, кунак-төшемнән һәм өстәвенә тагын әлеге теге Фасиләсе ияртеп кайткан, күп сөйли-сораша торган бәйләнчек оныгыннан нык кына арыганлыгын шундук сизеп алдым. Дөресен әйткәндә, минем сүз дә аз булмас, һәрхәлдә, аяк өсли генә сөйләшә торган түгел иде. Колхоз председателе Мөрсәлимов әйткән тәкъдим истә нык саклана, бер-ике көн кайдан килеп кая китмәгән, мин Гыйльмениса түтинең кунаклардан арынып, бераз тынычланып калуын көтәргә булдым. Һәм оттырмадым. Карчыкның куанычы куенына сыймый, теге көнне килгән бүләкләр өстенә тагын идарә карары нигезендә аның ишегалдына фермадан бүләк тана да килеп кергән иде.
Берничә көннән ул мине бөтенләй яңа кунак итеп (теге көнне ыгы-зыгы аркасында рәтләп күзенә дә чалынмаган булсам кирәк), самавыр җырлатып, чәй табынына шәһәрдән кайткан затлы күчтәнәчләрен куеп, барлык башыннан кичкәннәрен сөйләп бирде. Әлбәттә, авылдашларыннан, белгән-күргән исән кордашларыннан да сорашкаладым. Минем бурыч – хәзер шуларны түкми-чәчми укучыларга җиткерү. Чынлап та, гыйбрәтле Гыйльмениса иде бу.