Читать книгу Йөзек кашы / Перстень онлайн | страница 50
– Әйтәсе сүзләрем бар сиңа, Әсфан җаным, – дип тотынды ул, шундук үтә назлы-җитди тонга күчеп һәм әйтәсе сүзен әйтмичә куркып калудан шикләнгән кебек өстәде: – Әлбәттә, ишек төбендә генә әйтелә торган сүз түгел. Алдан ук тынычландырып куям: инде куркаклыгыңны белдем, бу юлы мин сине паралич ирем янына алып кайтмаячакмын.
Мондый тәвәккәллек белән керешкән чая хатын юлын тапмыймы соң? Кичен алар элек, фарыз гамәлне үтәгән кебек, кинога керделәр, кинодан чыккач, Гөлчирә, Әсфанга як-якка карарга да бирмичә, гадәттәгечә, чәнечкеле-җитди сүзләрен бергә бутый-бутый, егетне култыклап, кольцога – трамвай тукталышына таба алып китте.
– Күңелем начарлыкта түгел икәнне шуннан бел – бу юлы мин сине двойкага утыртып алып китмим, – дигән булды ул, шаяртып.
– Күңелең яхшылыкта булса әгәр, – дип, кырыс кына бүлдерде Әсфан, һәм ул бик җитди иде бу минутта, – син, двойкага утырып, авыру ирең янына кайтырга тиеш. И вообще, Гөлчирә ханым, без болай уен корып йөрүләрне туктатыйк.
Һәм Әсфан Гөлчирәнең ни дип әйткәнен дә көтмичә, кискен генә борылды да кузгалып кына торучы 8 нче номерлы трамвайның баскычына сикерде – бу трамвайның үз ягына таба бармаганлыгын ул белә, шул ук вакытта, тагын ниндидер яңа мәкер уйлап чыгарырга торган Гөлчирә-вәсвәсә янында озак тукталып калырга ярамаганлыгын да, тукталса, яңадан аның тозагына эләгәчәген дә белә иде.
VII
Әсфан шаяртып әйтмәгән иде ул сүзләрне. Киресенчә, моңа хәтле шаяртулары өчен дә ул торып-торып үзен битәрли, уйлап эш итмәүдә, егерме тугыз яшьлек сабыйлыкта гаепли иде. Теге кичне паралич ирнең аңарга нәфрәт һәм гаҗизлек белән тулып караган күзләре аның артыннан ияреп, өзлексез үпкә һәм шелтә белдереп йөргән кебек тоела иде. Алай гына да түгел, кайбер төннәрне тынгысыз йокы аралаш ул аны төшендә күрә, вакыты-вакыты белән кошмар дәрәҗәсенә җитеп, буылып, шабыр тиргә батып уяна иде.
Ләкин Гөлчирә бер башланган ул татлы уенны ташлый алмады гына түгел, Әсфанның ташлау ниятен сизеп, ул тагын да үчекләнә, үҗәтләнә төшеп тотынды. «Әһә, киеп карап та, ошамаса ыргытып бәрергә бияләй идем мин сиңа, – дип, үзен үзе котыртырга керешә иде ул вакыты-вакыты белән. – Син элек тилерт тә кешене, аннары үзең, тиз генә башыңа акылыңны җыеп, куак арасына пос. Янәсе, бәладән баш-аяк ул шашкан хатын белән. Бер дә бер көнне сасысы дөньяга таралуы бар». Ләкин бу – аның ялгыз һәм үтә ярсулы минутларында килә торган уйлары, Әсфан янына килгәндә, ул, гадәттәгечә, киенеп-ясанып, ай-кояштай балкып килә һәм күренүе белән тегенең бөтен тәүбәләрен берьюлы чәчеп-туздырып ташлый иде. Юк, Гөлчирә Әсфанны ошатты гына түгел, Гөлчирә-хәйләкәр төлке Әсфанның бөтен йомшак якларын «укып» бетерде, кайчан һәм ничек, нинди сүзләр, дәлилләр белән аны эретергә икәнлеген ул бик яхшы белә иде.