Читать книгу Йөзек кашы / Перстень онлайн | страница 33
Бер шырпы сыздым – ике эш эшләдем. Тәвәккәл солдат барысын да эшли ул. Ярты сәгать тә узмады, немецларның бер складлары дөрләп яна да башлады. Ялкынның теле күккә күтәрелде: менә, күрмәсәң күр инде, Госман!
Шау-шу купты, берсен берсе этә-төртә, солдатлар йөгерешергә тотындылар. Шул ыгы-зыгыдан файдаланып, мин штабның кайсы өйдә урнашканлыгын белеп тә алдым, ә бүтәне миңа кушылмаган.
Урманга, атлар янына әйләнеп кайтканда, Госман мескен китәргә дә, китмәскә дә белмичә аптырап тора иде. Мине күргәч кычкырып җибәрде:
– Неужели син исән? – ди.
Искитәрлек нәрсә тапкан, пычак булсынмыни миңа?
Менә инде без, атларыбызны әкрен генә атлатып, урман юлы белән кайтып барабыз. Матур гына булып таң атып килә, теге чакны, Вәсиләне Мамалайдан урлап кайтканда да, таң нәкъ шулай булып аткан иде. Вәсилә дигәннән, бая Госман миңа Вәсилә турында бер сер сөйләмәкче булган иде бит.
– Йә, икебез дә исән чакта, теге сереңне сөйләп кал әле, – дип, мин аңа карыйм.
Ул әллә нинди уйларга күмелеп, дәшми-тынмый гына барган җиреннән дерелдәп уянып китә, текәлеп минем күзләремә карый. Көнгә яктылык төшеп килә, мин аның күзләрен аермачык күрәм, аның күзләре ниндидер болганчык күл төсле.
– Дөресен генә әйткәндә, пустяк, – ди бу, сөйләмичә котылып калмакчы була. Мин үз сүземдә нык торгач, ахырында ул чыдый алмады, башлады. Әллә кайлардан уратып-уратып сөйләп алып китте. Дәшми генә тыңлап барам, очы чыгар әле, дим. Шулай булды да.
Урманны чыгып җитеп килә идек, бар күк серләр урманда коелып калсын дип, ахрысы, ашыктыра башлады ул:
– …Син дә шул бер дә юкка гына кыздың да киттең ул чакта. Кызыксыну юк, сорау юк, кыз ташлап кит, имеш. Кызы нинди кыз әле тагын, сусыз кашык белән суырып йотарлык.
Ул үзе сөйли торган сүз белән үзе үк мавыгып китте, ахрысы, тавышы шуны әйтеп тора:
– Дөресен генә әйткәндә, ике куянны берьюлы тотмакчы булган идем мин. Синнән үч тә алмакчы идем, кызда да өмет юк түгел. Теге Сабан туен хәтерлисеңме? Мамалайда ат йөгертергә барган идек бит. Син шунда камчы белән минем битемә суктың, нәкъ алты айга барды ярасы. Ә ачуы бетмәде. Кайдадыр эчтә ятты да ятты. Үсте дә үсте. Менә берзаман үч алырга җай чыкты. Без синең белән Мамалайга кыз урларга киттек. Хәтерлисеңме, син эчтә, бакча ягында, ә мин койманың тышында, Вәсиләне койма аркылы чыгарабыз. Ул мескен – әллә куркудан, әллә каушаудан – берни белми. Кулын суза. Ә мин, тукта, ярап куяр әле бу, дим. Теге ыгы-зыгы килгәндә, бармагыннан йөзеген шудырып алам. Тәмам алгысыган кызый, пычагымны да тоймады. Соңыннан сиңа, кызу канлы кешегә, шул йөзек җитә калды.