Читать книгу Йөзек кашы / Перстень онлайн | страница 25
Элек карт-коры, күрше-күлән, туган-тумача җыелып, үзләре генә утырдылар, безне кертмәделәр. Кич белән без утырдык, картларны кертмәдек. Мулла никахны укыды, Вәсилә хәзер минеке инде, теге вакыттагы төсле, алма белән атып кына китә алмас.
Әни ак келәткә бик әйбәтләп урын җәеп куйган, узганда-барганда кырын күзне салып йөрим. Шулай да кызны алып кайтышкан иптәшләрне, аннары тагын җәйнең эсселегеннән авызлары кибеп йөри торган барлык авылдашларны бер сыйламыйча ярамый бит. Утырыгыз, эчегез, уйнагыз, җырлагыз, «бу кем туе» дигәндә, «пәри туе» дип әйтерлек булсын.
Әти миннән качырып әзерләгән булган, мин әтидән качырып – аракы су урынына ага. Егетләр телләренә салына башладылар, болай сыйлагач, иртәгә без сиңа тагын бер кыз урлап алып кайтып бирәбез, диләр. Ул мине мактау, ул әтине мактау, фәрештә сөтеннән оешкан кешеләр булдык та калдык. Тамак төбе кычыта-кычытуын, сүзләрем дә бар, дәшеп кенә булмый. Үз туеңда үзең тавыш чыгару күңелле түгел.
Үземне мактауга чыдап та утырган булыр идем, бервакытны Госман Вәсиләне мактый башлады:
– Кызга тиендең инде, Айдар, кадерен белеп кенә тор, билен сындыра күрмә. Кичә, койма өстеннән күтәреп алганда, ялгышлык белән кулым биленә тиеп киткән иде, ай бил үзендә, ай бил, җанкисәгем, – ди. Тагын әллә ниләр лыгырдый.
Түзмәдем, өйалдына чакырып чыгардым тегене:
– Йә телеңә салынмыйча гына утырасың, йә мин сине тәрәзәдән атам, – дидем.
Җебүе җиткән каһәрнең, шаркылдап көлә генә:
– Мактаганга нигә кылтаясың, кәләшеңне мактыйм ич. Мактарлык җире булганга күрә мактыйм, – ди.
– Сүзеңне үлчәп сөйләмәсәң, күр дә тор, телеңне суырып алып, колак тишегеңә тыгып куярмын.
Һаман тыелмый бу, ә күзләре шундый ялтырый.
– Телемне өзеп алганчы, әйтәсе сүзләремне әйтеп бетерим дип тырышкан идем, ярый инде алай булгач, әйтәселәрен дә әйтмим инде.
Өйалдында сукыр ут кына, шулай да күрәм: башын исереклеккә салып кылануында бер шик бар аның. Эчемдә нидер кайнап уяна, бервакытта да болай булганы юк иде. Мин хәзер аңа «тик тор» дип түгел, «сөйлә» дип бәйләнәм. Ә ул, юри минем ачуымны китереп, күзгә карап тик тора.